Агымдагы елның 24 мартында Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Балтач һәм Әтнә муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеш стратегияләрен эшләү буенча эксперт сессиясе үткәрелде. Экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре чыгыш ясады.
Сессия барышында Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Балтач һәм Әтнә муниципаль районнары социаль-икътисадый үсеш стратегияләрен эшләүдә өстенлекләр билгеләнде. Чара йомгаклары буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде.