Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов «Базарга анализ һәм икътисадый концентрациягә контроль» конференциясендә доклад белән чыгыш ясады

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе


2016 елның 24 мартында Казан шәһәрендә «Базарга анализ һәм икътисадый концентрациягә контроль»  II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.

Конференция икътисадый концентрациягә контроль ясауның актуаль сорауларын, көндәшлекне яклау турында законнарны үстерү перспективаларын һәм товар базарларының нәтиҗәле эшләве өчен шартлар тудыру аспектларын тикшерүгә багышлана.

Конференция эшендә  дәүләт һәм төбәк структурасы вәкилләре, Россия икътисадчылары һәм юриспруденция өлкәсендә эшләүче белгечләр, экспертлар, эшкуарлар катнашты. 

Татарстан Республикасының өстенлекле товар базарларында көндәшлеккә бәя сорауларына багышланган доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International