ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 22 августында Татарстан Республикасына рәсми визит белән Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Николай Подгузов килде. Визитның төп максаты – Зәй шәһәрендә «Мефро уилз Руссиа Завод Заинск» ҖЧҖ предприятиеләре базасында корыч тәгәрмәч дисклары җитештерү заводларын модернизацияләү»  һәм «Генерацияләү компаниясе» ААҖнең (Казан ш.) «Казан шәһәрендә урнашкан Казан ТЭЦ-1нең 230 МВт  билгеләнгән гомуми электр куәтенә ия ике энергоблогын финанслау» проектларын гамәлгә ашыру мәйданчыкларын карау. Әлеге проектлар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 11 октябрендәге 1044 нче карарына ярашлы рәвештә 2015 елда ярдәм алган иде (проектлы финанслау).


20
август, 2016 ел
шимбә

2016 елның 8-9 сентябре көннәрендә  Татарстан Республикасында Кече һәм урта эшкуарлыкның «Киләчәккә караш» дип аталган еллык форумы үткәреләчәк. Форум эшкуарлыкны үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә багышланган.

 


19
август, 2016 ел
җомга

20 августта «ИТ-парк» ДАУндә «Бизнес класс» уникаль белем бирү программасы кысаларында «Сатулар буенча стратегик сессия» дип аталган өченче офлайн-чара уздырыла. Спикер сыйфатында  программаның эксперты, консультант, бизнесмен һәм  TimurSokolov&Partners компанияләр төркеменә нигез салган Тимур Соколов чыгыш ясаячак. Теркәү иртәнге сәгать 9:00 дә башлана.

 

Россия Федерациясе  Президентының 2015 елның 8 декабрендәге  Пр-2508 номерлы (1 пунктның 19 пунктчасы), Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 1 декабрендәге ДМ-П13-101пр номерлы (9 пункт) күрсәтмәләренә ярашлы рәвештә, Россия Федерациясендәге, шул исәптән Россия төбәкләрендәге инвестицияле климатны яхшырту буенча милли эшкуарлык инициативасы «юл карталары» чараларын үтәү йөзеннән чыгарылган хокукый актларны куллану тәҗрибәсенә даими нигездә бәяләү үткәрелә.

 

Суд приставлары Федераль хезмәтенең (СПФХ) рәсми сайтыннан файдаланучылар  Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан  (ДХБП) алынган логин һәм пароль ярдәмендә авторизация үтә алалар. Бу исә гражданнарга, СПФХ сайтында өстәмә теркәлү үтмичә генә, әлеге ведомствоның электрон төрдәге хезмәтләреннән файдаланырга мөмкинлек тудырачак.

 

Мәскәүдә 2016 елның 18 августында Административ реформаларны үткәрү буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы башкарма хакимиятнең федераль органнарының контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү подкомиссиясенең чираттагы  утырышы уздырылды.


18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

27 май көнне IV Владимир икътисадый  форумында  «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО (алга таба – СИА) генераль директоры А.С. Никитин Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары буенча  М.Е. Салтыков-Щедрин ис. Бөтенроссия конкурсының (алга таба – Конкурс) башланып китүе турында игълан итте.

 

Билгеле булганча, сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы (БМС) яңалыкларының берсе булып товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең  каталогы торырга тиеш. БМС төзелгән һәм эшли, ә менә каталог подсистемасының эшләп китүен вакыт буенча киләсе ел башына күчерделәр.

 

2016 елның  10-12 октябре көннәрендә Катовице шәһәрендә (Польша) Кече һәм урта предприятиеләрнең  VI Европа конгрессы уздырылачак.

 

2016 елның 18 августында Яр Чаллы шәһәрендә капиталь төзекләндерүдән соң, аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 24нче урта белем бирү мәктәбен ачу тантанасы үтте. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан әлеге чарада ТР икътисад министры  Артём Здунов катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International