2016 елның 18 августында Яр Чаллы шәһәрендә капиталь төзекләндерүдән соң, аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 24нче урта белем бирү мәктәбен ачу тантанасы үтте. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан әлеге чарада ТР икътисад министры Артём Здунов катнашты.
Мәктәптә түбә, сантехника, җылыту системасы, ишек төбе, фасад, тәрәзәләр һәм ишекләр ремонтланды.
Капремонттан соң матурланган мәктәпне ачу тантанасына микрорайон өчен бәйрәм дә туры китерелде.