Сатып алу предметлары бертөрлерәк була барачак

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Билгеле булганча, сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы (БМС) яңалыкларының берсе булып товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең  каталогы торырга тиеш. БМС төзелгән һәм эшли, ә менә каталог подсистемасының эшләп китүен вакыт буенча киләсе ел башына күчерделәр.

Каталогны куллану сатып алуларны үтә күренмәлерәк итә, көндәшлекне арттыра һәм намуссыз заказчыларга, дөрес булмаган исемнәр (атамалар) куллану кебек хәйләләргә барып, сатып алулар турында мәгълүматны яшерергә мөмкинлек калдырмый.

Каталог сатып алуларда катнашучыларга сатып алулар турында БМСка урнаштырылган мәгълүматны табуны гадиләштерә. Заказчыларга товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр атамаларын бердәйләштерергә, сурәтләү шаблоннарын кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International