2016 елның 18 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы белән видеоконференция уздырылды.
Россиядә хоккей кәшәкәсе җитештерү буенча бердәнбер завод Яр Чаллыда ачылды.
Россия Федерациясенең Пакыстандагы Мактаулы консулы, «Habib Rafiq International (Pvt.) Ltd» президенты Хәбиб Әхмәд җитәкчелегендәге Пакыстан делегациясе 2016 елның 18 августында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булды.
«Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризаларны карау комиссиясенең икенче утырышы 2016 елның 17 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева ТР муниципаль берәмлекләре арасында ел саен Татарстан Республикасы Көненә багышлап оештырыла торган Республика смотр-конкурсының (алга таба – Конкурс) оештыру комитеты утырышында катнашты. 2016 елның 17 августында уздырылган утырыш кысаларында 2016 елгы Конкурска йомгаклар ясалды.
2016 елның 15 августында Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновның «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгы резидентлары: «Евразия Агро НТ» ҖЧҖ, «Икар-Технологии» ҖЧҖ, «Мегафрукт» ҖЧҖ, «Татагромаш» ҖЧҖ, «Тат-Нид Гринхаус» ҖЧҖ, «Яңа Тура – Агро» ҖЧҖ, «Татфарм» ҖЧҖ белән очрашуы оештырылды. Очрашуда «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгында тормышка ашырыла торган инвестицияле проектларны башкару этаплары һәм сроклары тикшерелде.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластерлы үсеш үзәге вәкилләре 2016 елның 16 августында Татарстан Республикасы территориясендә төзелеш кластеры оештыру эше кысаларында Казан шәһәрендә урнашкан төзелеш материаллары җитешерүче ике заводта булдылар. Беренче завод - Мостаф Монолит Строй, ул төзелеш измәләре ясау белән шөгыльләнә.
Түбән Кама муниципаль районы Администрациясендә 2016 елның 16 августында «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү концепциясен алга таба гамәлгә ашыру сорауларын тикшерүгә багышланган киңәшмә үтте.
Моннан бер көн элек Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин булачак эшкуарлар белән очраштылар. Чарада Татарстан Республикасының өч иң яхшы мәктәп бизнес-компаниясе катнашты, шуларның икесе – Түбән Кама вәкилләре һәм бер команда – Бөгелмәдән. Җылы әңгәмә барышында балалар «Мәктәп компаниясе» программасында катнашу барышында алган шәхси тәҗрибәләре турында сөйләделәр.
2016 елның 16 августында Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында эшкуарларның сорауларына җавап бирде.