Агымдагы елның 25 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының икенче катта урнашкан актлар залында сәгать 14.00 дә «Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә кертү. Уңай көндәшлекле мохит формалаштыру ысулы буларак биржа мәйданчыгы» темасына киңәшмә үткәреләчәк.
2016 елның 23 августыннан алып 2016 елның 22 сентябренә хатле НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» Фондның акчалата чараларын депозитка салу буенча банкларга ачык бәйге белдерелә.
Әгәр сез яшь һәм амбицияле бизнесмен икәнсез һәм сезгә әле 30 яшь тә тулмаган икән, әгәр сез үзегез турында бөтен Татарстанга сөйләргә хыялланасыз икән, әгәр сез идеяләргә бай һәм тәҗрибәгезне башкалар белән уртаклашырга телисез икән, гаризагызны түбәндәге сайтта калдырыгыз: event.bizfabrika.ru.
2016 елның 21-23 сентябре көннәрендә Санкт-Петербуртагы «ЭкспоФорум» Конгресс-күргәзмә комплексында IX Петербург халыкара инновацияле форумы узачак.
Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (алга таба - Ярдәм фонды) тарафыннан оештырыла торган «СТАРТ» һәм «УМНИК» программаларында катнашу өчен гаризалар җыю дәвам итә.
2016 елның 4-5 октябре көннәрендә Симферополь шәһәрендә (Кырым Республикасы) «Кырым-2016» IV Инвестицияле-төзелеш форумы (алга таба – Форум) уздырыла.
Хәзерге вакытта 200 һәм 2000 сумлык яңа купюраларның иң яхшы дизайнына игълан ителгән бөтенроссия конкурсының икенче этабы бара. Әлеге яңа акчаларны 2017 елда әйләнешкә кертү планлаштырыла.
Яр Чаллы шәһәрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең (АСИҮТ) потенциаль резидентларыннан гаризалар җыю дәвам итә. Бүгенге көндә комиссиянең өч утырышы узды, анда гомуми инвестицияләр күләме 10,9 млрд сум булган һәм ике меңнән артык яңа эш урыны ачарга сәләтле проектлар хупланды һәм АСИҮТ резидентлары реестрына кертелде.
2016 елның 22 августында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәр кысаларында уздырылган киңәшмәдә Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев, җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары, районда төзелеп килә торган сәнәгать парклары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының 10 заказчысына карата сатып алу планнарының туры килүен тикшерү буенча үткәрелгән бәяләмә нәтиҗәләре буенча планлаштырылган гомуми еллык турыдан-туры сатып алулар күләме инде - 43 млрд сумга кадәр, ә кече һәм урта эшкуарлык (КУЭ) субъектларыннан сатып алулар күләме 11,5 млрд сумга кадәр (37,15%ка) үскән.