ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында шахмат ярышларында 4 нче урынны алды. Уеннар Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге ЦСДЮШШОР базасында узды. 

Россиядә наноиндустриянең торышы һәм үсеш перспективалары турында Дәүләт Думасында фикер алыштылар. «УК «РОСНАНО» ҖЧҖ Идарәсе рәисе Анатолий Чубайс Россиядә заманча наноиндустрия төзүнең беренче унъеллыгының төп нәтиҗәләре турында сөйләде һәм яңартыла торган энергетиканы үстерүгә ярдәм итү, турыдан-туры һәм венчур фондлары индустриясенә инвестицияләр чыганакларын киңәйтү өчен законнарны һәм норматив базаны үзгәртү буенча, шулай ук интеллектуаль милеккә хокуклар системасын үзгәртеп кору буенча тәкъдимнәр кертте. 


6
апрель, 2018 ел
җомга

Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышның төп темасы – Россия Федерациясе субъектлары эшчәнлегенең конкуренцияне үстерүгә юнәлтелгән өстенлекле юнәлешләре.

Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында Республикада корпоратив облигацияләр базарын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем төзү буенча үткәрелә торган эш кысаларында киңәшмә булды.  Киңәшмә эшендә ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар-февраль айларына Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингын әзерләде. Алдынгы урыннарны Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Тукай муниципаль районнары (3 урын) алды.

Төзелеш һәм бизәү материаллары, сантехника, керамикадан плитә, ишекләр, идән җәймәләре, кәрнизләр, ут һәм электр техникасы продукциясе, фасадлар, түбәләр, техника һәм эш кораллары. Мәскәүдә MosBuild/WorldBuild Moscow 24 нче халыкара төзелеш һәм бизәү материаллары күргәзмәсе бара. Ул дөньяның төзелеш һәм интерьер буенча иң эре күргәзмәләре бишлегенә керә. 

2018 елның 20 апрелендә Мәскәүдә Мәскәү технология университеты базасында "Интеллектуаль милек базары аша инновацион үсеш" Х юбилей Халыкара форумы булачак.

Халыкара Форум ел саен үткәрелә һәм үзенә һәрвакыттагыча Евразия икътисад берлеге (ЕАИБ) һәм БДБ барлык илләреннән делегацияләрне җыя. Моннан алдагы Форумнар чараларында дөньядагы 18 илдән 2500 артык вәкил катнашкан.

 

 


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Эшкуар йорты кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен уку-укыту программалары сериясен кабат башлап җибәрә. Апрельдә төрле темаларга 15 артык лекция һәм семинар булачак. Катнашу өчен 8 (843) 222 90 60 (доб. 301) телефоны аша теркәлергә яки  Dom_pred@mail.ru электрон почтасына үзегез турында белешмәләр юлларга кирәк.
 


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Республикада конкуренцияне арттыру стандартының барлык таләпләренең гамәлгә ашырылуы турында сөйләде, конкуренцияне региональ дәрәҗәдә арттыруның төп юнәлешләрен билгеләп үтте һәм башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашты. Казанда "Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне арттыру стандартын кертү. Йомгаклар. Бурычлар" семинар-киңәшмәсе узды. 

Илнең потенциалын арттыру, экспорт эшчәнлегенә региональ бизнесны җәлеп итү, төп проблемаларның җыелмасын билгеләү. "Россиядә эшләнгән" региональ трегы үз алдына әнә шул бурычларны куя. 12 апрельдә ул Казанда Эшкуар йортында узачак (Петербург ур., 28 нче й.) Эшмәкәрләр өчен ми күнекмәләрен бирүне, борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә һәм бердәй якын килүне билгеләүдә ярдәм итүне Россия экспорт үзәге үз өстенә ала. Экспортка ярдәм итү чаралары турында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International