Социаль проект командасын ничек оештырырга, ни өчен кешеләрнең социаль проектларда катнашасылары килә, аларны ничек җәлеп итәргә, һәм аларның эшен ничек уңайлы һәм даими итәргә. Бу хакта 4 апрельдә Алабугада коммерциягә карамаган оешмалар вәкилләре өчен үткәрелә торган семинарда сөйләячәкләр. "Команда белән бергә идарә итү" темасына багышланган семинарның алып баручысы итеп "Союз Добрых Сердец" автоном коммерциягә карамаганоешмасы җитәкчесе Надежда Байдакова билгеләнгән, һәм ул үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Дистәләгән бизнесмен һәм йөзләгән хәл ителгән мәсьәлә. Бүген Эшкуарлар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28) Ачык ишекләр көне үтте. 15 тән артык белгеч лизинг-грантны ничек алу, оешмаларны микрофинанслау, дәүләт ярдәме чаралары, бизнесны ничек башлау турында киңәшләрен бирде. Юридик сораулар, исәп-хисап, салымнар буенча ярдәм күрсәтелде. Мондый көннәр даими үткәреләчәк, дип басым ясады Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. Аның сүзләренә караганда, 26 мартта үз эшен башлап җибәргән Эшкуарлар өчен республика җәмәгать кабул итү бүлмәсе үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтте инде: "Кабул итү бүлмәсе эшкуарлардан килә торган сорауларның ихтимал булган каналларын системага салырга, аларны бер үзәккә тупларга мөмкинлек бирә. Бу бизнесменнарга тиз арада ярдәм итәргә мөмкинлек тудыра. Алга таба адым - омникаль платформа булдыру". Россиядә кече һәм урта эшкуарлыкның үсә башлавына 30 елга якын. Татарстанда шундый 170кә якын эшкуар исәпләнә. Бүгенге көндә Татарстан КУЭ субъектлары саны буенча Идел буе федераль округында 1нче урынны били.
Бүген "Сколково" Инновацияләр үзәгендә Икътисадый үсеш министрлыгының, Роспатент һәм "Сколково" Фонды идарәсенең уртак утырышы уздырылды. Утырышта цифрлы икътисадта интеллектуаль милек өлкәсе потенциалыннан файдалану буенча беренче чираттагы чаралар тикшерелде. Коллегияләрнең "Цифрлы эпохада интеллектуаль милек" дип аталган уртак утырышының рәисе сыйфатында Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Орешкин катнашты. Утырышта катнашучылар интеллектуаль милек өлкәсендә агымдагы вазгыять, һәм шулай ук интеллектуаль милекне цифрлы икътисадны үстерү инструменты буларак куллану проблематикасы буенча фикер алыштылар. Әлеге юнәлеш Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында шиксез өстенлек буларак билгеләп үтелгән иде. Бәхәсләр барышында патент активлыгын арттыру буенча беренче чираттагы адымнар, һәм шулай ук Россия Федерациясе субъектларында цифрлы икътисадны һәм интеллектуаль милекне үстерү чаралары тәкъдим ителде.
"Евросиб СПб – транспорт системалары" компаниясе һәм "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» коммерциягә карамаган партнерлыгы ассоциациясе (Иннокам) Стратегик партнерлык турында меморандумны имзаладылар. Документка кул кую Казанда TIAF supported by Automechanika 4 нче Халыкара Автокомпонентлар форумының пленар сессиясе кысаларында башкарылды.
Хезмәттәшлекнең максаты Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры территориясендә предприятиеләр һәм оешмалар арасында, шул исәптән фәнни-техник өлкәдә, хезмәттәшлекне үстерүдән, җитештерү эшчәнлеген диверсификацияләүдән һәм предприятиеләр үсешенә ярдәм итүдән, шулай ук техник үсеш һәм инновацияләр сәясәте юнәлешләрен билгеләүдән гыйбарәт.
2018 елның 30 маена кадәр "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" төбәк инвестиция проектлары конкурсының язгы сайлап алу этабына эшләр кабул ителә.
Конкурс кредитлауның һәм инвестицияләрне финанслашуның махсус шартлары тәэмин ителә торган инвестиция проектларын сайлап алганда, гамәлгә ашыруга әзерләгәндә һәм гамәлгә ашырганда "бер тәрәзә" моделеннән гыйбарәт.
2017 елның IV кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы КФҮ челтәре эшчәнлеге оештырылуның нәтиҗәлелеге югары булган төбәкләр исемлегенә керде. Рейтингларны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тәкъдим итә. Нәтиҗәләр "Киләчәк КФҮ. Актуаль мәсьәләләр һәм аларның хәл ителеше" VII Бөтенроссия семинар-конференциясе барышында игълан ителде.
Лизинг-грантны ничек алу, микрофинанс оешмалары, дәүләт ярдәме чаралары турында, бизнесны ничек башлап җибәрү хакында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белгечләре сөйләячәк. 2 апрельдә Эшкуар йортында 12.00 алып 17.00 кадәр Ачык ишекләр көне була (адресы: Казан ш., Петербург ур., 28 нче й.). Эшмәкәрләргә шулай ук юридик, бухгалтерлык, салым консультацияләре биреләчәк, һәм алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак.
Чара республиканың җәмәгатьчелекне кабул итү кысаларындагы элемтә каналларының берсе булып тора. Мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен шулай ук кайнар линия телефоны (843) 524-90-90.
Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева Алабугага барып кайтты, анда ул шәһәр мохите сыйфатын яхшыртуны да максат иткән "Моношәһәрләрне комплекслы үстерү" программасының гамәлгә ашырылуы белән танышты. Программаның максат күрсәткечләренең берсе "Көндәлек көнкүрешне төзекләндерүгә биш адым"ны гамәлгә ашырудан гыйбарәт.
Казан кооператив институтында WorldSkills стандартлары буенча вузлар арасында сайлап алу чемпионаты ачылуга багышланган "Яңа буын кадрлары" темасына түгәрәк өстәл булды. Анда хәрәкәт партнерлары һәм экспертлары, "Эшкуарлык", "Туризм" һәм "Экскурсия хезмәтләре күрсәтү" компетенцияләре буенча конкурсантлар катнашты.
Түгәрәк өстәл вакытында хәрәкәт модульләренең һәм вузара конкурсларның конкурс биремнәре эчтәлекләренә бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Егет-кызларга республикада бизнесны үстерү турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге" ДКУ җитәкчесе Равил Сираҗиев сөйләде. Ул аларга яңа эшкуарлык компетенцияләрен үзләштерүдә уңышлар теләде. Конкурсантлар исә WorldSkills хәрәкәте аларга һөнәргә, аның асылына тирәнрәк төшенергә һәм аны практика ягыннан танып белергә булыша, дип билгеләп үттеләр.
Өфедә Россия Икътисадый үсеш министрлыгының "Россия төбәкләрендә инвестиция эшчәнлеге. Инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда "бер тәрәзә" системасын төзү" темасына күчмә эш киңәшмәсе булды Төбәкләрдә бизнесны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышынды, банклар белән эшкуарлар арасындагы багланышларны җайга сала торган законнардагы проблемалар, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру механизмнары каралды. Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль Собраниегә Юлламасында "Россия икътисадын үстерү чыганакларының берсе инвестицияләрне арттырудан гыйбарәт", дип билгеләп үткән иде, шулай ук эшкуарларны борчый торган төп проблемаларның берсе дип финанс ресурсларыннан файдаланудагы кыенлыкларны күрсәткән иде. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Татарстанда инвестиция проектларын "бер тәрәзә" режимында тәэмин итү системасы эшли.