Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында шахмат ярышларында 4 нче урынны алды. Уеннар Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге ЦСДЮШШОР базасында узды. Команда составында: муниципаль берәмлекләрне үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Фәрхәд Килеев, административ реформа мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Альбина Гергерт, эш башкару бүлеге башлыгы Илнара Мәрдәмшина һәм конкуренцияне һәм эшкуарлыкны үстерүне анализлау бүлеге башлыгы Ильяс Галимов.
Фәрхәд Килеев ир-атлар арасында шәхси зачетта беренче урынны алды.
ТР ИМ матбугат хезмәте