Татарстан эшкуарлары үз продукцияләрен халыкара күргәзмәдә күрсәтте

2018 елның 6 апреле, җомга

Төзелеш һәм бизәү материаллары, сантехника, керамикадан плитә, ишекләр, идән җәймәләре, кәрнизләр, ут һәм электр техникасы продукциясе, фасадлар, түбәләр, техника һәм эш кораллары. Мәскәүдә MosBuild/WorldBuild Moscow 24 нче халыкара төзелеш һәм бизәү материаллары күргәзмәсе бара. Ул дөньяның төзелеш һәм интерьер буенча иң эре күргәзмәләре бишлегенә керә. Татарстан продукциясен республиканың экспортка эшли торган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тәкъдим итте: «ВЕНТАЛ» ҖЧҖ,  «Инновационные технологии» ҖЧҖ, ИП Фомахин Д.А., «МультиПласт» ҖЧҖ, «Римтек Строительные Системы» ҖЧҖ, «ТРИС» ҖЧҖ, «Эфбраш» ҖЧҖ, «Центр Тагис» ҖЧҖ. Татарстан эшкуарларының катнашуын "Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге оештырды. Бу төзелеш һәм бизәү материалларын сату күләмен арттырырга, сату базары географиясен киңәйтергә, төзелеш һәм бизәү материалларын сатып алуда кызыксынулы күпсанлы бизнес-килүчеләргә үз продукциябезне тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International