Мәскәүдә Татарстан ике нанотехнология компаниясен тәкъдим итте

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Россиядә наноиндустриянең торышы һәм үсеш перспективалары турында Дәүләт Думасында фикер алыштылар. «УК «РОСНАНО» ҖЧҖ Идарәсе рәисе Анатолий Чубайс Россиядә заманча наноиндустрия төзүнең беренче унъеллыгының төп нәтиҗәләре турында сөйләде һәм яңартыла торган энергетиканы үстерүгә ярдәм итү, турыдан-туры һәм венчур фондлары индустриясенә инвестицияләр чыганакларын киңәйтү өчен законнарны һәм норматив базаны үзгәртү буенча, шулай ук интеллектуаль милеккә хокуклар системасын үзгәртеп кору буенча тәкъдимнәр кертте. Россиядә РОСНАНО тырышлыгы белән наноиндустриянең 6 кластеры булдырылды, аларның күбесе элек юк иде: наноэлектроника һәм фотоника, өслекләрне каплау һәм модификацияләү, яңа материаллар, инновацияле нанофармацевтика, атом-төш медицинасы, кояш энергетикасы. Яңа кластерлар өчен фундамент салынды: җил энергетикасы, каты коммуналь калдыкларны электр энергиясенә әйләндерү, электр энергиясен сәнәгать шартларында саклау, сизгер электроника, наномодификацияләнгән материаллар.

Чара кысаларында "РОСНАНО" АҖ портфель компанияләр һәм Инфраструктура һәм уку-укыту программалары фондының нанотехнология үзәкләре продукциясе күргәзмәсе булды, анда катнашучылар энергетика, наноэлектроника һәм фотоника, материалларны наномодификацияләү, атом-төш медицинасы һәм фармацевтика өлкәләрендә 30 артык нанотехнология компанияләре продукциясе белән таныштылар. Экспозициядә Татарстаннан ике компания – «Данафлекс-НАНО» һәм «Адвенира», шулай у к«Лиотех-инновации» (Новосибирск) һәм «Микрон» (Зеленоград) бар иде.

10 ел эчендә илдә 95 предприятие төзелгән. Аларның табышы 10 елга 1,4 трлн сум тәшкил иткән. Алар исемлегендә күргәзмәдә тәкъдим ителгән 2 Татарстан заводы: нанотехнологияләр кулланылган биек сыртлы сыгылучан төрү материалларын җитештерүне оештыру буенча «Данафлекс-НАНО» проекты һәм "Адвенира" компаниясе – дөньяда тәүге инновацияле өслек салу өчен кулланыла торган нанокомпозит материаллар производствосы.

Инвестиция бурычларыннан тыш РОСНАНО яңа тармак инфраструктурасын төзи.  Инфраструктура бурычлары Инфраструктура һәм уку-укыту программалары фондына (ФИОП,   РОСНАНО Группасына керә) йөкләнгән, ул Россиянең 11 төбәгендә 15 наноүзәк төзегән, ә алар, үз чиратында, 550 артык стартапка ярдәмне финанслаган. ФИОП катнашында төзелгән уку-укыту программалары кысаларында 65 мең студент һәм белгеч укыган.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International