Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Республикада конкуренцияне арттыру стандартының барлык таләпләренең гамәлгә ашырылуы турында сөйләде, конкуренцияне региональ дәрәҗәдә арттыруның төп юнәлешләрен билгеләп үтте һәм башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашты. Казанда "Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне арттыру стандартын кертү. Йомгаклар. Бурычлар" семинар-киңәшмәсе узды. "2017 елда Татарстан Республикасы 2016 ел йомгаклары буенча конкуренцияне арттыруга ярдәм итү дәрәҗәсе ягыннан регионнар башлыклары рейтингында I урын алды", - дип искә төшерде Министр. "ТР дәүләт заказы буенча агентлык" АҖ генераль директоры Яков Геллер сәүдә мәгълүмат-өйрәтү кластеры ярдәмендә конкуренцияне адвокацияләү буенча республика тәҗрибәсе турында сөйләде.
Семинарның төп бурычы конкуренцияне арттыру өчен каралган чараларны үтәү өлешендә мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашудан, стандартны гамәлгә ашырганда төп проблемаларны ачыклауга юнәлтелгән тәкъдимнәр эшләүдән, аларны хәл итү һәм аны арттыру буенча алга таба төбәкләрдә эшләү юлларын билгеләүдән гыйбарәт.
Конкуренцияне арттыру стандарты төбәкнең товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү базарларында конкуренцияне арттыру шартларын, региональ хакимият органнары эшенең ачыклыгын булдыруга, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын яклау өчен стимуллар бирүгә һәм административ киртәләрне бетерүгә юнәлтелгән.
Татарстан Республикасында Стандартны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында "Конкуренцияне үстерү" бүлегенә (http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm) урнаштырылган.
ТР ИМ матбугат хезмәте