2018 елның 20 апрелендә Мәскәүдә Мәскәү технология университеты базасында "Интеллектуаль милек базары аша инновацион үсеш" Х юбилей Халыкара форумы булачак.
Халыкара Форум ел саен үткәрелә һәм үзенә һәрвакыттагыча Евразия икътисад берлеге (ЕАИБ) һәм БДБ барлык илләреннән делегацияләрне җыя. Моннан алдагы Форумнар чараларында дөньядагы 18 илдән 2500 артык вәкил катнашкан.
Форум программасында - цифр икътисадында Евразия интеллектуаль милек базарын булдыру проблемалары һәм перспективалары турында пленар утырыш. Шулай ук ЕАИБ һәм БДБ илләрендә интеллектуаль милекне яклау турында доклад тәкъдим ителәчәк, интеллектуаль милекне үстерү, исәпкә кую һәм аңа идарә итү, шулай ук аның таможняда яклануы һәм конкуренциягә сәләтле булуы мәсьәләләренә кагылышлы 6 тематик сессия узачак.
Форумда Татарстан Республикасының хакимият, фән органнары һәм бизнес-берлекләр вәкилләре катнаша ала.
Белешмәләр өчен телефон: 8(495)369-40-08, e-mail: forum@rniiis.ru.
Тулырак мәгълүмат www.rniiis.ru сайтында
ТР ИМ матбугат хезмәте