Мәскәүдә РФ Дәүләт Советының конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча утырышы узды

2018 елның 6 апреле, җомга

Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышның төп темасы – Россия Федерациясе субъектлары эшчәнлегенең конкуренцияне үстерүгә юнәлтелгән өстенлекле юнәлешләре.

Доклад белән РФ Дәүләт Советы утырышына әзерлек буенча эшче төркем җитәкчесе Удмурт Республикасы башлыгы Александр Бречалов һәм Монополиягә каршы  федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев чыгыш ясадылар. Моннан тыш, утырышта шулай ук РФ икъдисадый үсеш министры Максим Орешкин һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов чыгышын тыңладылар.

Фикер алышулар барышында Россия Федерациясе Президентының "Конкуренцияне үстерү буенча дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре турында" Указында билгеләнгән максатларга ирешү өчен таләп ителгән чаралар каралды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 2014 елда конкуренцияне үстерү Конкуренцияне үстерү стандарты кысаларында гамәлгә ашырыла. Стандартның төп максатлары:

– Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм федераль башкарма хакимияте органнары территориаль органнарының икътисад тармакларында хуҗалык итүче субъектлар арасында конкуренцияне үстерү өчен, региональ үзенчәлекләрне исәпкә алып,  шартлар тудыру буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыруына системалы һәм бердәй якын килүне билгеләү;

– Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарының товарлар кулланучылар, эшләрдән һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар, шул исәптән эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары, гражданнар һәм җәмгыять, мәнфәгатьләрендә конкуренцияне үстерү буенча нәтиҗәле һәм файдалы чараларны гамәлгә ашыру өлешендә эш системасының үтә күренмәлелеген булдыруга ярдәм итү;

– Россия Федерациясе икътисадын үстерү потенциалын, фәнни-технологик һәм кеше потенциалын кертеп, ачыклау;

– кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү, аларга ярдәм итү һәм аларны яклау, шулай ук административ киртәләрне бетерергә ярдәм итү өчен стимуллар булдыру һәм шартлар булдыруга ярдәм итү.

 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы 799-р номерлы күрсәтмәсе белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республикада конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча вәкаләтле башкарма хакимият  органы буларак билгеләнгән.

Татарстан Республикасында Стандартны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында "Конкуренцияне үстерү" бүлегенә урнаштырылган: 

http://mert.tatarstan.ru/rus/materiali-po-realizatsii-standarta-razvitiya-626238.htm

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International