Татарстан эшмәкәрләре өчен ми күнекмәләре. Казанда "Россиядә эшләнгән" ("Сделано в России") региональ трегы узачак

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Илнең потенциалын арттыру, экспорт эшчәнлегенә региональ бизнесны җәлеп итү, төп проблемаларның җыелмасын билгеләү. "Россиядә эшләнгән" региональ трегы үз алдына әнә шул бурычларны куя. 12 апрельдә ул Казанда Эшкуар йортында узачак (Петербург ур., 28 нче й.) Эшмәкәрләр өчен ми күнекмәләрен бирүне, борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә һәм бердәй якын килүне билгеләүдә ярдәм итүне Россия экспорт үзәге үз өстенә ала. Экспортка ярдәм итү чаралары турында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләячәк.

Чарада региональ үсеш институтлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре катнашачак. Дискуссиядә катнашуга экспортка эшли торган компанияләр һәм финанс институтлары чакырулы. Форумда катнашу бушлай. Алдан теркәлү узарга кирәк: https://forum.exportcenter.ru/kazan_2018/.

Форум темалары:

– тышкы базарларда туры килү-килмәүне бәяләү процедураларын узганда Россия продукциясе экспортына ярдәм итү максатларында дәүләт институтлары мөмкинлекләреннән файдалану;

– азык-төлек продукциясен тышкы базарларда таныту;

– химия продукциясен, дару чараларын һәм медицина продукциясен тышкы базарларда таныту.

Өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәгендә электрон почта аша алырга мөмкин:
tatexport@yandex.ru яки +7  (843) 524 76 70 телефоны буенча. 

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International