"Чимал булмаган энергетикага карамаган экспорт потенциалы һәм аны алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышу өчен бик яхшы мөмкинлек", - дип бәя бирде бүген Казанда уза торган "Россиядә эшләнгән" төбәк трегына Фәрит Габделганиев. Бүген экспорт эшчәнлеге тотрыклылыкның һәм икътисадый үсешнең иң мөһим факторларыннан берсе буларак карала. Һәм экспорт күләмен арттыру Татарстан Республикасы алдына куелган иң җитди бурычларның берсен тәшкил итә, дип ассызыклады Министр Габделганиев.
Гомуми макроикътисадый вәзгыятьне, Россиядәге соңгы икътисадый вакыйгаларны исәпкә алып, финанс базарларының хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары турында Казанда «FINPORT» бизнес-конференциясендә фикер алышачаклар. Бу базарларны үстерү өчен программаларны гамәлгә ашыру Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миөнеханов куйган бурыч булып тора
Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Карачай-Черкес Республикасы делегациясе белән очрашты. Кунакларга күпфункцияле үзәкләр эшенең ничек оештырылуы һәм бизнес өчен административ киртәләр булып торган каршылыкларны җиңәр өчен башка уйлап табулар турында сөйләделәр.
Яңа эш урыннарын булдыру һәм шәһәр мохите сыйфатын яхшырту. Татарстан Республикасының моношәһәрләрен комплекслы үстерү программасына куелган максатлар әнә шундый. Эш башкару "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерциягә карамаган оешмасы һәм Татарстан Республикасы арасында Моношәһәрләрне үстерү буенча хезмәттәшлек турында генераль килешү кысаларында алып барыла.
«Продукты Группы Российского экспортного центра» курсларын хәзер дистанцион рәвештә узып була. Алар Россия экспорт үзәгенең (РЭҮ) Экспорт мәктәбе көндезге семинары программасын тулысынча кабатлый, һәм еxportedu.ru белем бирү порталында теркәлгән кулланучылар аннан белем алу өчен файдалана алалар.
11 апрельдән алып 13 апрельгә кадәр Чаллы шәһәрендә «ЭКСПО-КАМА» күргәзмәләр үзәгендә «СТРОЙ-ЭКСПО ТАТАРСТАН-2018» XIX Бөтенроссия махсуслаштырылган күргәзмәсе була.
10 апрельдә 12.00 алып 16.00 кадәр Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 8 нче й.) Партнер көне була, анда икътисадның түбәндәге тармакларында технологик җиһазларны чыгаручы заводлар презентацияләр үткәрәчәк: металл эшкәртү, пластмасстан эшләнмәләр җитештерү. Чара кече һәм урта эшкуарлыкның җитештерүче субъектларының җитештерү компетенцияләрен һәм конкуренциягә сәләтен арттыру максатында Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды тарафыннан оештырылды.
10-13 апрель көннәрендә Мәскәүдә Икътисадны үстерү һәм җәмгыять проблемалары буенча XIX Апрель халыкара фәнни конференциясе булачак, аны "Югары икътисад мәктәбе" Милли тикшеренү университеты үткәрә.
Конференциянең түгәрәк өстәлләр һәм игътибарга лаек докладлар багышлана торган махсус темалары:
Бүген Дубайда (БГӘ) VIII Еллык инвестиция форумы (Annual Investment Meeting (AIM) 2017) ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Дөньякүләм лидерлар дебатлары: тотрыклы үсешне турыдан-туры чит ил инвестицияләре ярдәмендә тәэмин итү" темасына багышланган пленар утырышта чыгыш ясады һәм Форумны тантаналы ачу чарасында катнашты.
Бүген Дубайда VIII Еллык инвестиция форумы эше кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлеге икътисад министры Султан бән Сәид Әл Мансури белән очрашты.