Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар-февраль айларына Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингын әзерләде. Алдынгы урыннарны Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Тукай муниципаль районнары (3 урын) алды.
Чүпрәле районы рейтингта 8 позициягә, Алабуга районы 4 позициягә күтәрелде. Бу үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек санының кимүе белән аңлатыла. Чистай муниципаль районының рейтингтагы урыны начарайды (–4 позиция). Бу теркәлгән эшсезлек санының артуына бәйле.
Халыкның җан башына исәпләгәндә төяп җибәрелгән продукциянең күләме республика буенча 104,00 мең сум тәшкил итте, республиканың муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча иң югары нәтиҗәләр Әлмәт (744,18 мең сум), Түбән Кама (308,29 мең сум) һәм Алабуга (235,58 мең сум) муниципаль районнарында.
2018 елның 1 апреленә республикада теркәлгән эшсезлек исәбе 0,64% тәшкил итте. 27 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Иң түбән эшсезлек күрсәткече Лаеш (0,13%),
Актаныш (0,26%) һәм Аксубай (0,34%) муниципаль районнарында теркәлгән.
ТР ИМ матбугат хезмәте