Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында Республикада корпоратив облигацияләр базарын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем төзү буенча үткәрелә торган эш кысаларында киңәшмә булды. Киңәшмә эшендә ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты. Чарада облигацияләр урнаштыруның ярдәмче оештыручылары пулын инвестицияләр буенча консультантлар һәм финанс базарының региональ катнашучылары арасыннан төзү, шулай ук региональ предприятиеләрнең корпоратив облигацияләр базарына чыгу мәсьәләләре буенча "Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы" Берлеге мәйданында бердәм мәгълүмат үзәген төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Корпоратив облигацияләр базары перспективалары турында фикер алышуда Татарстан Республикасы буенча Милли банк , "Саклык банкы" ГАҖ, "Россельхозбанк" АҖ, "Ак Барс" Банкы ГАҖ, "Банк Аверс" ҖЧҖ һәм "Газпромбанк" АҖ вәкилләре катнашты.
ТР ИМ матбугат хезмәте