ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының коммерциясез оешмалары, дәүләт, муниципаль бюджет оешмалары һәм җирле үзидарә органнары "Лукойл" ГАҖның социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашуга чакырыла.


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан "Шәһәр буйлап атла" бөтенроссия проектына кушыла. Анда республиканың барлык моношәһәрләре - Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән, Менделеевск, Кама Аланы катнашачак. Әлеге торак пунктларның халкы һәм волонтерлар Google картасына туристларга кызыклы була алырлык объектларны - кафе, кунакханә, музейлар һәм башкаларны төшерәчәк.

Татарстанның 55 кече һәм урта эшкуарлык субъекты 2019 елда дәүләттән финанс ярдәме алды. Болар - 20 район, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт вәкилләре.

Яшьләр, актив һәм булдыклылар. Бөтен Татарстаннан 15 мәктәп бизнес-компаниясе үз сәләтләрен күрсәтү өчен Казанга җыелды.

Казан (Идел буе) федераль университеты 2019 елда федераль бюджеттан субсидияләр алачак Россия югары уку йортлары исемлегенә керде. КФУга 430,5 млн сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Бу хакта 2019 елның 9 февралендәге 179-р санлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды хезмәткәрләре "MFO RUSSIA SUMMIT – 2019" Халыкара микрофинанс бизнес-форумы эшендә катнашты. Чара кысаларында микрокредит оешмалары эшчәнлегенең, Россия Үзәк банкы тарафыннан җайга салуның актуаль мәсьәләләре һәм микрофинанс базарын үстерүнең киләчәге каралды.

Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәгенең сыйфат менеджменты системасы ISO 9001:2015 стандарты таләпләренә туры килә.


16
март, 2019 ел
шимбә

Кара, төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча бизнес ачарга планлаштыручы татарстанлылар җир кишәрлегенең һәм бинаның бөтен сыйфатламаларын һәм потенциаль проблемаларын мөстәкыйль билгели ала.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды.


15
март, 2019 ел
җомга

Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендәге стратегик мәсьәләләр федераль программаларның төбәк өлешләре нигезенә ятты. Татарстан эшкуарлыкка ярдәмгә юнәлтелгән барлык 5 федераль проектта да катнаша. Бу хакта бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. Яңа Чишмәдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасында депутат берләшмәләренең республика координацион советы җыелышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International