Микрофинанслау үзәге ел башыннан гомуми 110 млн сумлык займнар бирде

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстанның 55 кече һәм урта эшкуарлык субъекты 2019 елда дәүләттән финанс ярдәме алды. Болар - 20 район, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт вәкилләре.

Гомуми 110 млн сум чамасы займнарны бизнесменнарга Эшкуарлыкка ярдәм фондының Микрофинанслау үзәге бирде. Алынган акчалар производствоны киңәйтүгә - заманча җиһазлар алуга һәм яңа объектлар ачуга тотылачак.

 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International