КПРФ фракциясе утырышында Стратегия-2030 үзгәрешләре каралды

2019 елның 16 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды.

Үзгәрешләрне икътисад министры урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте.

Министр урынбасары сүзләренчә, закон проекты республика министрлыклары, ведомстволары, муниципалитетлары, предприятиеләре, иҗтимагый оешмалары, мәгариф учреждениеләре тәкъдимнәре нигезендә, шулай ук Татарстан Республикасында миграция процесслары, агломерацияара процесслар, муниципалитетара хезмәттәшлек тикшеренүләрен һәм барлык мәнфәгатьле яклар белән күп санлы чаралар һәм фикер алышуларны исәпкә алып формалаштырылды.

Моннан тыш, махсус http://i.tatarstan2030.ru/ сайты төзелде, анда Татарстанның һәр кешесе үз стратегик инициативасын калдыра алды. Сайтны эшләтеп җибәргәннән соң, халыктан 3,5 меңнән артык инициатив тәкьдим алынган. Шул ук вакытта халык тәкъдим иткән күпчелек мәсьәләләр закон проектына кертелгән.

Кертелгән үзгәрешләр турында сөйләгәндә, Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, закон проектына үсешнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында Россия Президенты Указы юнәлешләре буенча федераль дәрәҗәдәге стратегик өстенлекләр кертелгән. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, Стратегиядә 2030 елга халыкның көтелгән гомер озынлыгы 80 яшькә кадәр, системалы төстә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче халык өлеше 63%кача арттырыла.

Илкүләм проектлар белән яраклаштыру кысаларында Стратегиянең кешелек капиталы буенча блогына сәламәтлек саклау һәм сәламәт яшәү рәвеше, демография, мәдәният буенча яңа бурычлар һәм юнәлешләр өстәлгән, мәгариф бүлегенә фән өстәлгән, мәшгульлеккә ярдәм һәм социаль яклау бүлегенә хезмәт җитештерүчәнлеге кертелгән.

Илкүләм проектларны исәпкә алып, киңлек үсеше буенча блокта, асылда, экология, торак төзелеше һәм уңайлы шәһәр мохите буенча яңа бүлекләр пәйда булган, Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү буенча комплекслы планны исәпкә алып, инфраструктура проектлары исемлеге аныкланган.

Эшлекле активлыкны арттыру кысаларында икътисад блогына үзмәшгуль гражданнар тарафыннан эшчәнлек башкару өчен уңайлы шартларны тәэмин итү, фермерларга ярдәм һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү системасын төзү, авылда яшьләр эшкуарлыгын үстерү кертелгән. Моннан тыш, экспорт эшчәнлеген үстерү буенча юнәлешләр киңәйтелгән, шулай ук дөнья тенденцияләрен һәм илкүләм проектларны исәпкә алып, Стратегиягә санлы икътисад буенча бүлек өстәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International