Яшьләр, актив һәм булдыклылар. Бөтен Татарстаннан 15 мәктәп бизнес-компаниясе үз сәләтләрен күрсәтү өчен Казанга җыелды. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Болгар, Чистай һәм башка шәһәрләрнең командалары актив катнашучы булды. Укучылар билгеләп үткәнчә, чарага алар яхшылап әзерләнгән. Чистайның "Яшьлек" төркеме үсмерләренең остазлары шәһәрнең Бизнес-инкубаторы резидентлары булган. Дәресләр 6 ай дәвамында үткәрелгән. Укучылар бизнес алып бару буенча гамәлдәге эшкуарларның тәҗрибәсен өйрәнгән, үз продукциясенең макетын ясаган, төрле ярминкәләрдә катнашкан.
Слет кысаларында укучылар гамәли икътисад өлкәсендә алынган күнекмәләрен күрсәтте. Алар бизнес-тәкъдим итү, еллык хисаплар һәм профессионаллар (шәхси тестлар һәм юнәлешләр буенча команда әгъзаларыннан интервью) бәйгеләрендә катнашты.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте