Лицензиягә дәгъва кылучылар җир кишәрлеге сыйфатламасын мөстәкыйль билгели ала

2019 елның 16 марты, шимбә

Кара, төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча бизнес ачарга планлаштыручы татарстанлылар җир кишәрлегенең һәм бинаның бөтен сыйфатламаларын һәм потенциаль проблемаларын мөстәкыйль билгели ала. Һәркем Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм күздә тотылган күчемсез милек объекты турында белешмәләр соратып алырга мөмкин. Моның өчен дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланырга була. Бу башлангыч этапта хаталарның бер өлешен булдырмаска мөмкинлек бирәчәк һәм лицензия алуны җиңеләйтәчәк.  

Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүчедән лицензия бирүче органга дәүләти яки муниципаль хезмәтләр  күрсәтү катнашучылары булган башка органнар, ведомстволар карамагында булган документларны тапшыру таләп ителми.

Документлар әзерләү этаплары турында тулырак мәгълүматны Лицензиатның дистанцион мәктәбендә өйрәнергә мөмкин.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International