Татарстанда социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы старт алды

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасының коммерциясез оешмалары, дәүләт, муниципаль бюджет оешмалары һәм җирле үзидарә органнары "Лукойл" ГАҖның социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашуга чакырыла.

Ул төп өч номинация буенча уза: "Экология", "Рухият һәм мәдәният" һәм "Спорт".

Түбәндәге документлары булган проектларга катнашырга рөхсәт ителә:

- катнашуга гариза;

- проектның тасвирламасы;

- проектның бюджеты;

- оешма мөһере белән расланган гамәлгә кую документлары күчермәләре;

- җирле үзидарә органнарының, проектны гамәлгә ашыруда мәнфәгатьле оешмаларның, учреждениеләрнең, партнерларның рекомендация хатлары.

Документлар пакетын 2019 елның 31 июленә кадәр түбәндәге электрон адреска юлларга кирәк: KSP-RT@yandex.ru.

Җиңүчеләр проектны гамәлгә ашыруга финанс ярдәме алачак.

Катнашу шартлары белән шушы сайтта танышырга мөмкин: http://ritek.lukoil.ru/ru/Responsibility/SocialProject или по телефону: +7(843) 236-38-61.

Әлеге конкурс хәйрия эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга, актуаль социаль проблемаларны хәл итүдә иҗтимагый оешмаларның һәм халыкның инициативасын хуплауга юнәлтелгән. Татарстан Республикасында ул 2010 елдан бирле уза. Бу дәвердә ул барлыгы 6000нән артык заявка җыйган, гомуми 220 млн сум күләмендә 1253 социаль инициатива ярдәм алган.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International