"Шәһәр буйлап атла". Татарстанның моношәһәрләре бөтенроссия проектына кушыла

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстан "Шәһәр буйлап атла" бөтенроссия проектына кушыла. Анда республиканың барлык моношәһәрләре - Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән, Менделеевск, Кама Аланы катнашачак. Әлеге торак пунктларның халкы һәм волонтерлар Google картасына туристларга кызыклы була алырлык объектларны - кафе, кунакханә, музейлар һәм башкаларны төшерәчәк.

Татарстанда шушы проектны уңышлы гамәлгә ашыру этаплары турында республиканың Икътисад министрлыгында фикер алыштылар. Моношәһәрләрдә туризмны популярлаштыру буенча эш быелның ноябренә төгәлләнәчәк, дип бигеләп үтелде.

"Шәһәр буйлап атла" - эчке туризмны үстерү һәм туристлар ташкынын арттыру өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән проект. Идеягә башлангыч бирүче - Моношәһәрләрне үстерү фонды. 2019 елда проект Россиянең барлык моношәһәрләрен колачлаячак, хәзер алар 319 исәпләнә. 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International