Фәрит Габделганиев: "Татарстанда бизнесны үстерүгә 5 федераль проект булышлык итә"

2019 елның 15 марты, җомга

Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендәге стратегик мәсьәләләр федераль программаларның төбәк өлешләре нигезенә ятты. Татарстан эшкуарлыкка ярдәмгә юнәлтелгән барлык 5 федераль проектта да катнаша. Бу хакта бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. Яңа Чишмәдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасында депутат берләшмәләренең республика координацион советы җыелышы узды.

Министр сүзләренчә, якын арада гражданнарның төрле категорияләрен, шул исәптән үзмәшгульләрне дә кертеп, кече һәм урта эшкуарлык секторына җәлеп итү, финанс ярдәме күләмнәрен, ташламалы кредитларны арттыру ниятләнә. 2024 ел ахырына агросәнәгать комплексы өлкәсендә 20 меңгә якын кече һәм урта бизнес вәкиле эшләргә тиеш. Алар өчен хуҗалыклар төзү һәм үстерүгә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларына грант ярдәме каралган.

Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, быел республикада 60 мең үзмәшгуль гражданны теркәү фаразлана. 2025 ел азагына 407 кече һәм урта эшкуарлык субъектын экспортка чыгару планлаштырыла. Якындагы 6 елда кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә мәшгульләр саны 672 мең кешегә кадәр артачак.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International