Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева Илкүләм технологияләр трансферы ассоциациясе башкарма директоры Егор Шипицын белән киңәшмә уздырды. Очрашуда Ассоциациянең фәнни-техник үсеш, технологияләр трансферы һәм Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлек өлкәсендә эшчәнлек юнәлешләре тәкъдим ителде.
Россия шәһәрләрендә Чаллыда "Ачык инновацияләр" Стартап Туры уза (Open Innovation Startup Tour). Бу югары технологияләр өлкәсендә перспективалы инновацион проектларны эзләү һәм эш башлап килүче стартап-командаларның компетенцияләрен үстерү буенча масштаблы проект. Татарстанда ул Чаллыда 1-2 апрельдә үткәрелә.
Халыкара яшьләр бизнес-инкубаторы, Технологик иҗат һәм эшкуарлык остазлары мәктәбе һәм "Мәгънәләр территориясе" форумы һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә башка чаралар. Аларның һәркайсында Татарстан яшьләренә бизнеста һәм социаль өлкәдә үз проектларын тәкъдим итәргә, шулай ук аларны гамәлгә ашыруга грант алырга мөмкин.
Хәзер кече һәм урта эшкуарларга төбәк вәкиленнән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды гамәлгә ашыра торган ташламалы программалар буенча консультацияләр алырга мөмкин.
21 март көнне Татарстан Икътисад министрлыгында (Мәскәү ур., 55 йорт, конференц-зал, 4 кат) республиканың инновацион эшчәнлегендә статистик күзәтүне оештыру мәсьәләләре буенча укыту семинары узачак. Чарада предприятиеләрнең икътисадый һәм техник хезмәтләре җитәкчеләре катнаша.
Социаль проектны ничек уңышлы гамәлгә ашырырга һәм нинди грантларга дәгъва итәргә була? Бу хакта 21 март көнне 17:00 сәгатьтә Эшкуар йортында сәйләячәкләр (Петербург ур., 28) Чараны Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге белгечләре уздырачак.
Татарстанның берьюлы дүрт банкы ставкаларны субсидияләүнең яңа федераль программасына керде. Хәзер алар кече һәм урта бизнеска 8,5% еллык ставка белән кредитлар бирә алачак. Алып җиткерелмәгән калган процентларны аларга дәүләт компенсацияли.
Эшкуарлыкка ярдәм фондының Факторинг компаниясе 2018 елда 882 млн сум күләмендә тауар әйләнешен финанслаган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 6,5 тапкырга артыграк. Клиентларның 1500дән артык тауар китерүе эшкәртелгән һәм финансланган.
Уфада ике эре чара узды: "АгроКомплекс-2019" 29 Халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы. Аларда Чаллы бизнес-инкубаторы резиденты катнашкан. Эшлекле программа кысаларында эшкуар үз бизнес-проектын тәкъдим иткән. Ул ит, сөт һәм ит-сөт юнәлешендә нәселле мөгезле эре терлек үрчетергә ниятли.
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2019 елның февралендә республикада кулланучылар бәясе индексы узган елның декабренә карата 101,3% тәшкил иткән, шул исәптән азык-төлек тауарларына - 102,1%, азык-төлек булмаган тауарларга - 100,7%, хезмәтләргә - 101,2%.