ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

Семинарлар - эксперт сессияләре Татарстан Республикасының берьюлы ике районында узды. ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге белгечләре Чистай һәм Балык Бистәсендә "ГРАНТЛАР-ТР" мәгълүмат-укыту курслары" проекты белән чыгыш ясады.

Арчада "ГРАНТЛАР-ТР" мәгълүмат-укыту курслары" проекты 120дән артык катнашучыны җыйды. Чараны ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге белгечләре үткәрде. Алар социаль проектны ничек дөрес рәсмиләштерергә һәм грант алуга гаризаны ничек бирергә кирәклеге, нинди хаталар булуы, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге һәм башка күп кенә нәрсәләр хакында сөйләде. Теоретик материал гамәлдә ныгытылды - катнашучылар конкрет гаризалардагы хаталарны тикшерде.

Татарстанның Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры, Татарстанның Машина төзү кластеры һәм республиканың башка предприятиеләре XIII Петербург кече һәм урта бизнес партнериатында катнашты. Инвестицияләр һәм сәнәгать өлкәсендәге мөмкинлекләрен алар күргәзмәдә тәкъдим итте. Биредә үк Липецк, Ленинград, Курск, Рязань өлкәләре, Карелия Республикасы һәм башка төбәкләрдән делегация вәкилләре үз казанышларын күрсәтте.

Алабугада X5 RETAIL GROUP өчен заманча күпләп сату-бүлү үзәге ачу ниятләнә. Күпләп сату-бүлү үзәгенең мәйданы 18 мең кв.м. тәшкил итәчәк. Проектны гамәлгә ашыруга 1 млрд сумлык инвестиция салыначак. Яңа объектны ачу Алабуга районының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм социаль-икътисадый хәлен яхшыртырга булышачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Тверь өлкәсе вәкилләре булып китте. Эш сәфәре кысаларында алар Татарстанның инвестиция үсеше, макроикътисадый фаразлау, электрон сату мәйданчыклары эше мәсьәләләрен, шулай ук республикада эшкуарлыкка ярдәм төрләрен өйрәнде.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге "Сәламәтлек саклау" - KIHE 2019 Казахстан халыкара күргәзмәсендә катнашуга гаризалар кабул итә. Чара 15-17 майда Алмата шәһәрендә узачак.

Мәскәүдә "Смартека" акыллы чишелешләр китапханәсе" системалы инициативасын формалаштыру буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый стратегиясен гамәлгә ашыру барышы һәм аны закон нигезендә актуальләштерү турында" темасына матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына республика икътисад министры урынбасары Олег Пелевин җавап бирде.

Россия кластерларын һәм технопаркларын үстерү ассоциациясе "Белемнәр икътисады институты" өстәмә һөнәри белем бирү автоном коммерциясез оешмасы белән берлектә "Сәнәгый технопарклар: төзү һәм эшчәнлек белән идарә итү" программасын эшләтеп җибәрә.

Бүген Россия Федерациясе төбәкләре һәм Татарстанның татар авылларында уңышлы эшләүче эшкуарларның  VIII Бөтенроссия җыены башланып китте. Ул 16 мартка кадәр узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International