"Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында КФУ 430,5 млн сумлык субсидия алачак

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Казан (Идел буе) федераль университеты 2019 елда федераль бюджеттан субсидияләр алачак Россия югары уку йортлары исемлегенә керде. КФУга 430,5 млн сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Бу хакта 2019 елның 9 февралендәге 179-р санлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарында хәбәр ителә.

Дөньяның әйдәп баручы фәнни-мәгариф үзәкләре арасында көндәшлеккә сәләтлелекне арттыруга юнәлтелгән субсидияләрне илнең 21 әйдәп баручы университеты алачак. 9,9 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында "Яшь профессионаллар (Һөнәри белем бирүнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру )" федераль проектында каралган. Россия мәгарифенең глобаль көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү, Россиянең гомуми белем бирү сыйфаты буенча дөньяның 10 әйдәп баручы иле исәбенә керүе - "Мәгариф" илкүләм проекты максатларының берсе. Аны гамәлгә ашыру кысаларында 2024 ел азагына университетларның глобаль рейтингына кергән Россия вузлары санын ике тапкыр арттыру, шулай ук Россия вузларында белем алучы чит ил студентлары санын 425 мең кешегә кадәр күбәйтү ниятләнә.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International