Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәгенең сыйфат менеджменты системасы ISO 9001:2015 стандарты таләпләренә туры килә. "Русский регистр" Сертификатлаштыру ассоциациясе түбәндәгеләргә карата оешманың яхшы күрсәткечләрен билгеләп үткән:
- предприятиеләрнең һәм оешмаларның фәнни, инновацион һәм җитештерү эшчәнлеген фәнни-техник һәм мәгълүмат ресурслары белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт идарәсе вәкаләтләрен гамәлгә ашыру;
- фәнни-техник эшчәнлек, авторлык хокукы, аудит, интеллектуаль милекны саклау һәм яклау өлкәсендә эшчәнлек нәтиҗәләре исәбен алу, саклау һәм идарә итү;
- фәнни хезмәтләр күрсәтү, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр;
- тематик күзәтүләр төзү һәм бастыру буенча мәгълүмати хезмәт күрсәтү, тематик гарызнамәләрне үтәү;
- кәгазь һәм электрон туплагычларда документ күчермәләрен әзерләү.
Бүген Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге төбәк инновация инфраструктурасының система хасил итүче чылбыры һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларын фәнни-техник мәгълүмат белән төп тәэмин итүче булып тора.
Бөтенроссия тармак фәнни-техник мәгълүмат органнары белән тотрыклы багланышлары, Россия һәм Татарстан, якын һәм ерак чит ил предприятиеләре һәм оешмалары белән күп еллык хезмәттәшлек тәҗрибәсе, дөнья мәгълүмат челтәренең мәгълүмат базасыннан файдалану мөмкинлеге һәм хезмәткәрләрнең профессионализмы Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәгенең фән һәм техник мәгълүмат инсратруктурасы өлкәсендә лидерлыгы нигезе булып тора.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте