Татарстанда бүген 85 инфраструктура объекты эшли. Бу - 71 сәнәгать мәйданчыгы һәм 14 сәнәгать паркы. Шул хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин "Төбәктә бизнесны үстерүнең нәтиҗәле эшлекле мохитен булдыруның әйдәп баручы факторы буларак мөлкәти ярдәм инфраструктурасы" түгәрәк өстәлендә хәбәр итте. Чара "Химград" технополисында Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы кысаларында узды.
Президент Рөстәм Миңнеханов 5 апрель көнне "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Законын имзалады.
2019 елның 22-26 апрелендә "Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциясез микрокредит оешмасы эш башлап килүче эшкуарлар өчен "Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе" АҖ тарафыннан эшләнгән "Эшкуар әлифбасы" бушлай тренингын оештыра.
Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) 2019-2021 елларга кабул иткән Үсеш стратегиясе кысаларында төбәк лидерларын ачыклау буенча берничә бәйге уздырыла: "Шәһәрләр үсешенең 100 лидеры", "Социаль өлкә үсешенең 100 лидеры", "Мәгариф үсешенең 100 лидеры", шул исәптән "Технологияләр үсешенең 100 лидеры" юнәлеше буенча күптән түгел башланган конкурс.
2019 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы эшкуарлары 600 миллион сумнан артык ташламалы кредит алды.
2019 елның беренче кварталы өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Гарантия фонды ташламалы кредит программасы буенча 600,6 миллион сум акча биргән. 2019 ел башында гамәлгә кертелгән программа кече һәм урта эшкуарлык субъектларының кредитлар буенча алып җиткерелмәгән табышларын каплауга юнәлтелгән. Максатчан ярдәмгә бүлеп бирелә торган акчалар инвестиция проектларына яки әйләнеш акчаларын тулыландыруга юнәлтелгән булырга тиеш.
28-29 майда "Moscow Franchise Expo 2019" Мәскәү халыкара франчайзинг форумы һәм күргәзмәсе узачак. Чараны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы теләктәшлегендә Россия франчайзинг ассоциациясе үткәрә.
Иртәгә "Советский" күпфункцияле үзәгендә гражданнарга физик затларның кеременә салым буенча декларация тутыру һәм тапшыру тәртибе турында мәгълүмат бирү акциясе узачак.
Декларация тапшыру тәртибе турында бушлай консультацияне КФҮ белгечләре 9:00дән 17:00 сәгатькә кадәр бирәчәк. Кирәк очракта, алар Салым түләүченең шәхси кабинетында яки "Декларация" махсус программасында мәгълүмат кертергә ярдәм итәчәк.
Үз шәһәреңдә тәэмин итүче яки заказчы табу - бүген ТР Дәүләт заказы агентлыгының "Биржа мәйданчыгы" агрегаторы http://bp.zakazrf.ru Татарстан эшкуарларына әнә шундый мөмкинлек бирә. Биредә бизнесменнар үз тауарларын җибәрү турында мәгълүмат урнаштыра, шулай ук билгеле бер продукцияне эзләүгә запрос юллый ала. Тауарлар һәм хезмәтләрнең аеруча зур өлеше азык сәнәгате, медицина, төзелеш өлкәсендә тәкъдим ителгән.
66 миллион сум инвестицияләр һәм яңа эш урыннары: "Түбән Кама" һәм "Яшел Үзән" АСИҮТ резидентлары артты.
Татарстанның 9 предприятиесе үз казанышларын "AstanaBuild 2019" 21нче Казахстан Халыкара төзелеш һәм һәм интерьер күргәзмәсендә тәкъдим итәчәк. Чара 2019 елның 22-24 маенда Астанада узачак.