Татарстан эшкуарларына кредит түләүләрен каплауга 600 миллион сум бүленде

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

2019 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы эшкуарлары 600 миллион сумнан артык ташламалы кредит алды.

2019 елның беренче кварталы өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Гарантия фонды ташламалы кредит программасы буенча 600,6 миллион сум акча биргән. 2019 ел башында гамәлгә кертелгән программа кече һәм урта эшкуарлык субъектларының кредитлар буенча алып җиткерелмәгән табышларын каплауга юнәлтелгән. Максатчан ярдәмгә бүлеп бирелә торган акчалар инвестиция проектларына яки әйләнеш акчаларын тулыландыруга юнәлтелгән булырга тиеш.

"Бүген бездә инвестиция активлыгын стимуллаштыру өчен күп төрле чаралар кулланыла. Әлеге эштә яңа инструмент - эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә тотылган кредит акчаларын кайтару эшкуарлыкның бу юнәлеше файдасына өстәмә көчле аргумент булырга тиеш", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Ташламалы ставкасы булган программа 2024 елга кадәрге чорга исәпләнгән.

 Программада катнашучы банклар: "Промсвязьбанк" ГАҖ, "Альфа-Банк" АҖ, "Камкомбанк" ҖЧҖ, "МСП Банк" АҖ, "Райффайзенбанк" АҖ, РОСБАНК ГАҖ, "Россельхозбанк" АҖ, Сбербанк ГАҖ, "Совкомбанк" ГАҖ, Банк ВТБ (ГАҖ), "АК БАРС" БАНКЫ ГАҖ, "РОССИЯ" АБ" АҖ, "Банк Казани" КИҮБ ҖЧҖ, Газпромбанк Банк (АҖ), "Банк Интеза" АҖ, "Энергобанк" АКБ (ГАҖ).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International