"Эшкуар әлифбасы" тренингына чакырабыз

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

2019 елның 22-26 апрелендә "Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциясез микрокредит оешмасы эш башлап килүче эшкуарлар өчен "Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе" АҖ тарафыннан эшләнгән "Эшкуар әлифбасы" бушлай тренингын оештыра.

"Эшкуар әлифбасы" программасы үз бизнесын башларга яки яңа бизнес-проектны гамәлгә ашырырга теләгән кешеләргә йөз тота. Программада үз бизнесыңны төзегәндә бизнес-идеяне формалаштыру мизгеленнән алып предприятиене теркәүгә кадәр ясалырга тиешле адымнар тәфсилләп сурәтләнгән. Программаны өйрәнү һәм үзләштерү нәтиҗәсе яңа предприятиенең әзер бизнес-планы яки яңа проектны сафка бастыру булачак.

"Эшкуар әлифбасы" программасы буенча уку узганнан һәм бизнесын гамәлгә керткәннән соң эшкуар гамәлдәге эшкуарлар өчен бизнесны үстерүне һәм предприятие белән идарә итүне камилләштерүне максат итеп куйган, шулай ук бизнесның финанс һәм җитештерү күрсәткечләрен яхшырту буенча күнекмәләргә өйрәтүче "Эшкуарлык мәктәбе" программасы буенча укый ала.

Тренинг түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Эшкуар йортының Уку үзәгендә узачак: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, 3 кат. Катнашырга теләгән эшкуарлардан (843) 524-90-90 телефоны аша шалтыратырга, яисә Gulina.Pashina@tatar.ru электрон адресына оешманың атамасын, ИНН, ФИА һәм телефон номерын күрсәтеп хат язуларын сорыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International