Татарстан компанияләре Казахстанда төзелеш һәм интерьер күргәзмәсендә катнашачак

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Татарстанның 9 предприятиесе үз казанышларын "AstanaBuild 2019" 21нче Казахстан Халыкара төзелеш һәм һәм интерьер күргәзмәсендә тәкъдим итәчәк. Чара 2019 елның 22-24 маенда Астанада узачак.

Татарстанның коллектив стендын Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге оештыра. Күргәзмәдә коры төзелеш катнашмалары, фанералар, түбә ябу материаллары, обойлар, тимер-бетон конструкцияләр, торбалар, сыек кадаклар, җилем, штукатур-маляр кораллары, монтаж күбеге һәм аэрозоль савытта тауарлар тәкъдим ителәчәк.

AstanaBuild - Казахстанның эре төзелеш күргәзмәсе. Ул Казахстан һәм чит ил компанияләренең үзара хезмәттәшлеге, тәҗрибә алмашу һәм Казахстан Республикасы төзелеш базарына инвестицияләр җәлеп итү өчен халыкара мәйданчык булып хезмәт итә. Күргәзмә үз эченә төзелешкә, интерьер, сантехника, төзелеш материаллары һәм юл төзелешенә багышланган бүлекләрне ала. Ел саен чарада 2500дән артык кеше катнаша.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International