Стратегия-2030 буенча үзгәрешләр расланды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Президент Рөстәм Миңнеханов 5 апрель көнне "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында"  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Законын имзалады.

Үзгәрешләр дөнья икътисады үсешенең яңа тенденцияләрен, федераль дәрәҗәдә норматив хокукый актларны, шул исәптән 2024 елга кадәр Россия үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында май указын кабул итүне исәпкә алып әзерләнде.

2019 елның 18 мартында ТР Дәүләт Советы утырышында закон проектын икътисад министры Фәрит Габделганиев тәкъдим итте. Утырыш кысаларында закон проекты беренче укылышта һәм гомумән кабул ителде.

"Бу - республика өчен Татарстан социаль-икътисадый үсешенең барлык төп юнәлешләрен үз эченә алган мөһим стратегик планлаштыру документы. Зур эш башкарылды. Шунысы аеруча сөенечле, документка гражданнарның инициативалары кертелде һәм 2030 елга кадәр алар барысы да тормышка ашырылачак", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Кертелгән яңалыкларда дәүләт башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, предприятиеләр, оешмалар, мәгариф учреждениеләре тәкъдимнәре һәм гражданнарның стратегик инициативалар сайтында калдырылган инициативалары чагылды.

Үзгәрешләр Татарстан Республикасында миграция процесслары, агломерацияара процесслар, муниципалитетара хезмәттәшлек тикшеренүләрен, Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр формалаштыру максатыннан үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәрне исәпкә алып әзерләнде.

Үзгәрешләр кертү мәсьәләсе башкарма органнар һәм җирле үзидарә органнарының Иҗтимагый совет утырышларында, башкарма органнарның 2018 ел өчен эш нәтиҗәләре буенча коллегияләрендә, муниципаль берәмлекләрнең хисап сессияләрендә, гражданнар җыеннарында, Иҗтимагый палата әгъзалары һәм профсоюзлар белән очрашуларда каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International