Үз шәһәреңдә тәэмин итүче яки заказчы табу - бүген ТР Дәүләт заказы агентлыгының "Биржа мәйданчыгы" агрегаторы http://bp.zakazrf.ru Татарстан эшкуарларына әнә шундый мөмкинлек бирә. Биредә бизнесменнар үз тауарларын җибәрү турында мәгълүмат урнаштыра, шулай ук билгеле бер продукцияне эзләүгә запрос юллый ала. Тауарлар һәм хезмәтләрнең аеруча зур өлеше азык сәнәгате, медицина, төзелеш өлкәсендә тәкъдим ителгән.
Әлеге мәйданчык ярдәмендә җирле эшкуарлар арасында төзелгән шартнамәләр саны арткан.
Тауарлар җибәрү яки хезмәтләр күрсәтүгә аукционны Татарстанның һәр эшкуары игълан итә ала. Моның өчен http://bp.zakazrf.ru/Html/Name/id/register1 сайтында теркәлергә, сатуларны отарга һәм контракт төзергә кирәк.