ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 17-26 апрелендә Казан (Идел буе) федераль университетында халыкара катнашлык белән "Үзгәрүчән дөньяда икътисад"  III Бөтенроссия форумы узачак. 

Татарстан эшкуарларына хәзер дәүләт ярдәме чаралары буенча консультацияне якындагы район үзәгендә алырга мөмкин. Аларның һәркайсында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының үз төбәк вәкиле эшли.


12
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы икътисад министры "ИННОКАМ" ассоциациясе рәисе итеп сайланды. Аны сайлау турында карар кластер коллегиясе утырышында кабул ителде.

2019 елның 12 апрелендә Түбән Камада "Пионер" индустриаль паркы һәм паркның якорь резиденты - "Камасталь" заводы ачылышы булды. Завод төзү проектына чит ил инвестицияләре күләме 473,680 миллион сум тәшкил иткән. Ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

2019 елның 11-12 апрелендә Түбән Камада Татарстан Республикасы һәм Түбән Кама районының инвестиция, иктисадый, кадрлар, фәнни һәм мәдәни потенциалы хакында фикер алыштылар. Алгарышлы үсеш территорияләренә багышланган секция кысаларында "БУ НӘКЪ ШУЛ, СЭР" халыкара форумында катнашучыларга Татарстанның инвестиция мөмкинлекләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде.

29 апрельдә Эшкуар йортында "#MyExport" конференциясе узачак. Оештыручы - "Россия экспорт үзәге" акционерлык җәмгыяте теләктәшлегендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 2 апрелендә ТР Икътисад министрлыгы һәм "Татар-информ" МА "Эшкуарлык мәсьәләләре буенча ачык линия" уртак яңа проектын сафка бастырды. 6 апрельгә чаклы теләгән һәр кеше үз соравын калдыра алды. Эшкуарларны административ процедураларны гадиләштерү, күзәтчелек чараларын җайга салу темалары, финанс ярдәме, һөнәри табышка салым һәм башка күп кенә сораулар кызыксындырды.

17-19 апрельдә Санкт-Петербургта "InterFood  St. Petersburg" 23нче халыкара күргәзмәсе узачак. Анда азык-төлек продукциясен җитештерүчеләр, күпләп сату һәм ваклап сату челтәрләре предприятиеләре вәкилләре катнашачак.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Алтай крае делегациясе булды.

Министр Фәрит Габделганиев очрашуда катнашучыларны республиканың социаль-икътисадый һәм инвестицион үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул Татарстан белән Алтай краеның тыгыз хезмәттәшлеген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык секторын үстерү нәтиҗәлелеген арттыру өчен даими нигездә баланс комиссияләре уздырыла.

Комиссияләр үткәрү максаты - муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында кече һәм урта эшкуарлык секторын үстерү дәрәҗәсен бәяләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International