Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) 2019-2021 елларга кабул иткән Үсеш стратегиясе кысаларында төбәк лидерларын ачыклау буенча берничә бәйге уздырыла: "Шәһәрләр үсешенең 100 лидеры", "Социаль өлкә үсешенең 100 лидеры", "Мәгариф үсешенең 100 лидеры", шул исәптән "Технологияләр үсешенең 100 лидеры" юнәлеше буенча күптән түгел башланган конкурс.
27 марттан 27 апрельгә хәтле СИА "Предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген һәм нәтиҗәлелеген күтәрү технологияләре" темасына беренче мәртәбә проектларны максатчан сайлап ала.
Сайлап алу барышында Индустрия 4.0 технологияләрен, энергия нәтиҗәлелеге булган яңа технологияләр, җиһазлар яки материаллар куллану хисабына предприятие җитештерүчәнлеге һәм нәтиҗәлелегенең сизелерлек үсешенә ирешергә мөмкинлек биргән проектларга ярдәм күрсәтеләчәк.
Конкурста катнашучы проектларның югары дәрәҗәдә әзерлек критерие - апробациягә һәм алга таба гамәлгә кертүгә әзер, MVP дан түбән булмаган стадиядә продукты яки технологияләре булу. Проект шулай ук инновациялелеге белән сыйфатланырга, якын аналоглары яки охшаш технологияләр белән чагыштырганда көндәшлекле өстенлеккә ия булырга тиеш.
Татарстан Республикасының Россия Инновацион төбәкләре рейтингында 2 урын биләвен һәм төбәкнең инновацион-технологик үсешенә зур игътибар бирүен исәпкә алып, Татарстан Республикасының мәнфәгатьле предприятиеләренә проектта катнашырга тәкъдим итәбез.
Технологик проектларны максатчан сайлап алуда катнашуга заявкалар Leader-ID электрон системасы аша asi.ru сайтында кабул ителә: https://asi.ru/news/103103/.
Гариза бирү, процедуралар, ярдәм чаралары мәсьәләләре буенча консультацияләрне түбәндәге белгечләр үткәрә:
Елена Любимова телефон: +7 (495) 690-91-29 (өст.227),
e-mail): ea.lyubimova@asi.ru
Анастасия Щеблыкина телефон: +7 (495) 690-91-29 (өст.199),
e-mail): as.shcheblykina@asi.ru