ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Россия субъектларында Көндәшлекне үстерү стандартын кертү барышы турына семинар-киңәшмә узды. Чарада төбәкләрнең башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең территориаль органнары вәкилләре катнашты.

Бүген "Югарыга!" ("Вверх!") Республика яшь лидерлар конкурсы финалчылары белән очрашу булды, алар Икътисад министрлыгында стажировка узды. Очрашуны министр урынбасары Олег Пелевин үткәрде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы кече һәм урта эшкуарлык мәсьәләләре буенча Ачык линия проектын сафка бастыру турында игълан итә.

Казанда Россия Федерациясе Президенты каршында Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советының Коммерциясез оешмаларны үстерү буенча даими комиссиясе әгъзаларының күчмә утырышы узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды. Эш сәфәре кысаларында ул РФ Президенты каршында Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет президиумы утырышында катнашты. 

Кара һәм төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген планлаштырган һәм аны гамәлгә ашыручы татарстанлылар лицензиатның дистанцион мәктәбен уза ала. Укыту материаллары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган: http://mert.tatarstan.ru/rus/Remote_school_of_the_licensee.htm.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Чаллыда "Төбәкләрдә санлы алгарыш чыганаклары" панель дискуссиясе белән Open Innovations Startup Tour старт алды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгының "Биржа мәйданчыгы" системасында үзмәшгульләр өчен аерым ресурс төзелде. Аның ярдәмендә үзмәшгульләр җайга салып булган заказчыларны тауарлар, эшләр һәм хезмәтләр белән тәэмин итүнең гарантияле базарыннан файдалана алачак.

Хәзерге вакытта "Биржа мәйданчыгы"нда үзмәшгульләр үз хезмәтләрен урнаштыра алган 128 тәкъдим бар.

2019 елның 2-4 сентябрендә Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы үтәчәк. Форум кысаларында беренче тапкыр  DECHEMA Austellungs Химик техника һәм биотехнологияләр ассоциациясенең  ACHEMA химик машина төзелеше, биотехнологияләр һәм әйләнә-тирәлекне саклау буенча күргәзмә павильоны ачылачак. Бу хакта бүген "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы утырышында "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры Лев Семенов хәбәр итте.


29
март, 2019 ел
җомга

Иртәгә Эшкуар йортында икътисадый мәсьәләләр буенча Татарстан ватандашларының стратегик сессиясендә катнашучылар җыела. Бу дөньяның 30 илендә һөнәри өлкәдә уңышлы камилләшкән һәм үз-үзләрен күрсәтә алган яшь белгечләр. Шул ук вакытта алар үз төбәкләреннән фикердәшләре белән элемтәдә тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International