28-29 майда "Moscow Franchise Expo 2019" Мәскәү халыкара франчайзинг форумы һәм күргәзмәсе узачак. Чараны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы теләктәшлегендә Россия франчайзинг ассоциациясе үткәрә.
Чараларның эш программасы кысаларында франчайзингта соңгы тенденцияләр хакында фикер алышу, тематик панель-сессияләр, мастер-класслар, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәмнең ихтыяҗ булган чаралары буенча укыту семинарлары, 1500дән артык франчайзинг объектын тәкъдим итү ниятләнә.
Форумда чит илләр һәм Россия компанияләренең 20дән артык франчайзеры һәм 3000 вәкиле катнашачак.
Чаралар Россиядә франчайзингны үстерүгә, инвестицияләр җәлеп итүгә, Россиянең яңа брендларын булдыруга һәм ватан тауарларының экспортына юнәлтелгән.