Иртәгә "Советский" күпфункцияле үзәгендә гражданнарга физик затларның кеременә салым буенча декларация тутыру һәм тапшыру тәртибе турында мәгълүмат бирү акциясе узачак.
Декларация тапшыру тәртибе турында бушлай консультацияне КФҮ белгечләре 9:00дән 17:00 сәгатькә кадәр бирәчәк. Кирәк очракта, алар Салым түләүченең шәхси кабинетында яки "Декларация" махсус программасында мәгълүмат кертергә ярдәм итәчәк.
Декларация кампаниясе 2019 елның 30 апреленә кадәр дәвам итә. Кайбер очракларда физик затлар салым суммасын үзләре исәпләп чыгарырга һәм исәпкә алыну урыны (яшәү урыны) буенча салым органына №-НДФЛ формасы буенча физик затларның кеременә салым буенча декларация тапшырырга тиеш. Әгәр салым түләүче 2018 елда үз милкендә минималь сроктан кимрәк булган фатирны саткан, 2016 елдан соң күчемсез милек сатып алган, милкен арендага биргән, кыйммәтле кәгазьләрен саткан, лотереядә откан яки чит ил чыганакларыннан табыш алган булса, шушы документларны тапшыру зарур.