66 миллион сум инвестицияләр һәм яңа эш урыннары: "Түбән Кама" һәм "Яшел Үзән" АСИҮТ резидентлары артты.
19 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "Түбән Кама" һәм "Яшел Үзән" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып баруга заявкаларны карау буенча комиссияләр утырышы булды. Утырыш кысаларында өч инвестиция проекты гамәлгә ашыруга хупланды.
Яңа резидентларның капитал салулары 66 миллион сумнан артачак.
"Яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итүгә, шул исәптән Түбән Кама һәм Яшел Үзән моношәһәрләренең икътисадын диверсификацияләргә булышлык итәчәк", - дип билгеләп үтте комиссия утырышында катнашкан Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.
"Түбән Кама" АСИҮТнең яңа резидентлары - фасад панельләре җитештерүне оештыру буенча инвестиция проекты белән "ЦМК" ҖЧҖ, Түбән Кама шәһәрендә үткәргеч шиннар производствосын оештыру буенча "ПИТОН КАМА" ҖЧҖ; "Яшел Үзән" АСИҮТдә исә электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль үлчәү приборлары базасында түбән вольтлы комплект җайланмалары җитештерү буенча предприятие төзергә ниятләгән "ПромЭнерго" ҖЧҖ яңа резидент булачак.
Элегрәк Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә биш АСИҮТнең эшләе 10 ел эчендә 17 630 эш урыны булдырырга һәм республика икътисадына 67 миллиард сум, шул исәптән капитал салулар рәвешендә 38 миллиард сум тирәсе җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.