Россия Хөкүмәте йортында Россия премьер-министры Дмитрий Медведев катнашында Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычларына багышланган еллык коллегиясе узды. Татарстан Республикасыннан коллегиядә Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Social Idea Халыкара социаль проектлар конкурсына гаризалар кабул итү башланды, 2018 елда аның операторы - "Инновацион үсеш агентлыгы" АКО.
Бүген Казан ИТ-паркында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы теләктәшлегендә, Стратегик инициативалар агентлыгы химаясендә төзелгән "Кайнау ноктасы" - Казанда тәүге күмәк эш киңлеген ачу тантанасы узды.
2019 елда "Моношәһәрләрне үстерү фонды" Россия Федерациясенең барлык 319 моношәһәрендә аларның истәлекле урыннары турында интернет аша мәгълүмат бирүне арттыруга юнәлдерелгән "Шәһәр буйлап атлап уз" акциясен үткәрү инициативасы белән чыкты.
5% ставка белән 5 млн сумга кадәр - Татарстанда социаль эшкуарлыкка ярдәмнең яңа коралы гамәлгә куелды.
"Яшел Үзән" АСИҮТ ике яңа резидент барлыкка киләчәк. Инвестицион проектларның гомуми суммасы 118 млн. сум тәшкил итәр дип көтелә.
Россия дәүләт социаль университеты Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм "КУЭ корпорациясе" АҖ белән берлектә "Социаль эшкуарлык: эшкә керешер вакыт" Бөтенроссия форумын үткәрә.
Бүген "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә технопарк" дәүләт автоном учреждениесе ТР Икътисад министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКО һәм "Илкүләм технологик инициатива платформасы" АКО теләктәшлегендә төбәктә беренче "Кайнау ноктасы - Казан" күмәк эш киңлеген ачачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2020-2022 елларга "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проекты кысаларында "Җитештерү һәм инновацион компанияләр төзү максатларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җитештерү мәйданнарыннан һәм биналарыннан ташламалы файдалануын тәэмин итү" юнәлеше буенча федераль бюджеттан субсидия алуга алдан гаризалар кабул итү башлану турында хәбәр итә.
Әстерханда электрон сәүдәләрне гамәлгә кертү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсен куллана башладылар. Татарстанның уңышлы тәҗрибәсен стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру өчен килешүләр төзегәндә үзләштерделәр.