Социаль эшкуарлар өчен ташламалы микрозайм эшләнде

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

5% ставка белән 5 млн сумга кадәр - Татарстанда социаль эшкуарлыкка ярдәмнең яңа коралы гамәлгә куелды.
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды "Социаль эшкуар" дигән яңа кредит продуктын эшләтеп җибәрде. 
Ташламалы субсидия эшчәнлекләре гражданнарның социаль проблемаларын хәл итәргә булышучы эшкуарларга ярдәмгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, социаль яктан якланмаган катлам гражданнарын эш белән тәэмин итүчеләргә яки социаль өлкәдә эшләүчеләргә.
Продукт Микрофинанслау үзәге белән берлектә Социаль өлкә инновацияләре үзәге тарафыннан эшләнде.

Элегрәк Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, "социаль эшкуарлык" төшенчәсе закон нигезендә бу елның мартында гына беркетелсә дә, Татарстанда әлеге мөһим иҗтимагый юнәлешкә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча актив эш күптән алып барыла. Финанс ярдәменнән тыш, социаль  эшкуарларга бушлай укыту тренинглары һәм семинарлары да тәкъдим ителә. Шулай ук, быел Казан федераль университетында "Социаль эшкуарлык өлкәсендә проектлар белән идарә итү" дигән тулы кыйммәтле магистр программасы барлыкка киләчәк. Программа проекты Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Социаль өлкә инновацияләре үзәге ярдәмендә эшләнде һәм гамәлгә кертелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International