Татарстан Республикасында беренче "Кайнау ноктасы" ачылачак

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә технопарк" дәүләт автоном учреждениесе ТР Икътисад министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКО һәм  "Илкүләм технологик инициатива платформасы" АКО теләктәшлегендә төбәктә беренче "Кайнау ноктасы - Казан" күмәк эш киңлеген ачачак.

"Кайнау ноктасы" Татарстан Республикасында инновацион проектларны булдыру һәм алга этәрү өчен, шулай ук үз юнәлешләре буенча тәҗрибә, эшчәнлек нәтиҗәләрен һәм төбәк үсешенең яңа модельләрен алмашу һәм бер-берсе белән аралашу өчен эшкуарларны, студентларны, галимнәрне, хакимият органнары һәм фәнни учреждениеләр вәкилләрен, актив яшьләрне берләштерәчәк.

Мәйданчыкның яңа форматы хисабына Казан һәм Чаллының төрле җәмгыять вәкилләре актив эшкә җәлеп ителәчәк. ИТ-паркта "Кайнау ноктасы" эшчәнлегенең төп юнәлешләре билгеләнде: "санлы трансформация", "тотрыклы үсеш" һәм "халыкара кооперация", ә төп бурыч - төбәкнең чимал булмаган экспорт потенциалын үстерү.

ИТ-паркта "Кайнау ноктасы" проект лидерларының аралашуын, бөтен илдән төрле өлкәләрдә әйдәүче белгечләр консультациясен алу мөмкинлеген, шулай ук белем бирү программаларында бушлай катнашуны күздә тота. Казанның "Кайнау ноктасы"нда экспертлардан мастер-класслар үткәреләчәк, проектларны тормышка ашыруның иң яхшы тәҗрибәләре тәкъдим ителәчәк.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты  Миңнеханов Р.Н., Россия Федерациясе Президентының санлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Песков Д.Н., Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Шәйхетдинов Р.А. катнашачак, Татарстан Республикасы икътисад министры Габделганиев Ф.С.ның, "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКО генераль директоры Чупшева С.В.ның, "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" союзы генераль директоры Уразов Р.Н.ның, шулай ук ТР югары уку йортлары ректорлары, бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм дәүләт структуралары вәкилләренең катнашуы көтелә.

"Кайнау ноктасы-Казан" тантаналы ачылышы, шулай ук "Югары технологияләр базар чикләрен юкка чыгара. Санлы киләчәк өндәмәләре" темасына пленар сессия бүген 11: 00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург ур., 52.

Ачылу тантанасында берничә килешү имзаланачак:

- хезмәттәшлек һәм "Кайнау ноктасы-Казан" күмәк эш киңлеген үстерү турында: "Илкүләм технологик инициатива платформасы" АКО һәм "ИТ-парк" ДАУ;

- "Кайнау ноктасы-Казан" көн тәртибен үстерү буенча эшчәнлек һәм уртак эшне оештыру кысаларында хезмәттәшлек турында: "ИТ-парк" ДАУ һәм "Иннополис" МИЗ.

Ачылыш кысаларында чаралар сериясе узачак: төрле юнәлешләр буенча эксперт сессияләре, мастер-класслар, лекцияләр һәм семинарлар.

Теркәлү һәм тулырак программа: https://leader-id.ru/event/21567

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International