2019 елда "Моношәһәрләрне үстерү фонды" Россия Федерациясенең барлык 319 моношәһәрендә аларның истәлекле урыннары турында интернет аша мәгълүмат бирүне арттыруга юнәлдерелгән "Шәһәр буйлап атлап уз" акциясен үткәрү инициативасы белән чыкты.
Оештыручылар фикеренчә, проектта катнашучылар туристлык объектларын: музейларны, истәлекле урыннар, кинотеатрлар, кунакханәләр, хостеллар, сәүдә үзәкләре, АЗСларны, шулай ук алар турында мәгълүматны Google Maps онлайн-картасына төшерергә тиеш.
"Моношәһәрләргә туристларның ихтыяҗы тиешсез дәрәҗәдә түбән. "Шәһәр буйлап атлап уз" проекты бу хәлне төзәтергә һәм Россиянең генә түгел, чит ил кунакларын да җәлеп итәргә тиеш", - дип шәрехләде элегрәк "Моношәһәрләрне үстерү фонды" генераль директоры Ирина Макиева.
"Моношәһәрләрне үстерү фонды" Күзәтүчеләр советын җитәкләүче Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Орешкин бәяләвенчә, бүген аларда Россия халкының 10% яши. "Моношәһәрләрне үстерү - бөтен ил өчен мөһим бурыч", - дип ассызыклады Максим Орешкин.
Татарстанда май аенда узган акциядә 200дән артык кеше катнашты. Алар бергә җиде моношәһәр – Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсен, Менделеевск, Чаллы һәм Чистайны атлап узды. Нәтиҗәдә, Google Maps картасында 300гә якын яңа туристик объект барлыкка килде.
"Туристлар тарафыннан Татарстанга карата кызыксыну елдан-ел арта бара. Узган ел гына да республикага туристлар ташкыны 9,6% ка артып, 3,4 млн. га җитте. Шул ук вакытта туристлар башкалага гына килмәде: 2,9 млн кеше Казан Кремлендә булды, яртышар миллион кеше Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына һәм Зөя утрау-каласына барды. Чистайда һәм Тәтештә 58 мең һәм 55 мең турист булып китте", - дип статистиканы мисалга китерде икътисад министры Фәрит Габделганиев.
2018 елда Татарстанга 346 мең чит ил кешесе килгән, бу узган ел белән чагыштырганда чирек тапкырга күбрәк. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда туризм һәм чиктәш тармакларда күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми күләме 37% ка диярлек артып, 28,3 млрд сум булган.