Бүген Казан ИТ-паркында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы теләктәшлегендә, Стратегик инициативалар агентлыгы химаясендә төзелгән "Кайнау ноктасы" - Казанда тәүге күмәк эш киңлеген ачу тантанасы узды.
Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының санлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан икътисад министры урынбасары Индира Киреева, "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә технопарк" ДАУ директоры Антон Грачев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Казан ИТ-паркы мәйданчыгында беренче "Кайнау ноктасы" үз идеяләрен һәм бизнесларын үстерүче технологик һәм социаль эшкуарларның, яшь галимнәр һәм инженерларның, рәссамнар һәм дизайнерларның, реаль һәм финанс секторлар, кече һәм урта бизнес вәкилләренең, новаторларның һәм студентларның, педагогларның һәм укучыларның нәтиҗәле эшен оештыру өчен төзелде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ачылыш тантанасында чыгыш ясап, "Кайнау ноктасы – Казан" актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә креатив якын килү өчен мөһим интеллектуаль киңлеккә әверелер, дигән ышанычын белдерде.
"Биредә уңайлы белем бирү үзәге, очрашулар өчен урын булсын өчен без барлык шартларны да тудырачакбыз. Монда һәркем үзен таба алачак", - дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгына проектка кураторлык өчен рәхмәт белдерде һәм оештыручылар тәҗрибәсе Татарстанда күмәк эш киңлекләрен үстерүгә ярдәм итәчәк, дип белдерде.
Дмитрий Песков ассызыклаганча, Татарстан бүген иң яхшы тәҗрибәләр чыганагы булып тора. "Бер үк вакытта шундый зур күләмле чаралар узган башка урын юк: WorldSkills Russia финалы, "Сәнәгатьнең санлы индустриясе" конференциясе, ә бүген "Кайнау ноктасы" ачыла", - диде ул.
"Кайнау нокталары" Татарстанда Казан һәм Чаллы ИТ-парклары мәйданчыкларында ачыла, дип сөйләде элегрәк Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. Аларны эшләтеп җибәрү инновацион эшкуарлык өчен өстәмә стимул булачак. Бигрәк тә ИТ-өлкә эшкуарлар өчен файдалы проект булырга мөмкин".
"Кайнау ноктасы-Казан" — шәһәр форматындагы 25нче "Кайнау ноктасы". Киңлек ачыклык, һәркем файдалана алу һәм дустанә проактив мохит принципларына таянып эшли. Нокта Илкүләм технологик инициативаны, шулай ук төбәк һәм илнең югары технологияле бизнесын үстерүгә юнәлдерелгән белем бирү проекты характерындагы чараларны бушлай уздыру өчен ачык.