ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 23-24 маенда "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКО, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы һәм "Илкүләм технологик инициатива платформасы" АКО теләктәшлегендә "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендәге технопарк" дәүләт автоном учреждениесе төбәктә беренче "Кайнау ноктасы - Казан" дип аталган күмәк эш киңлеген ачачак.


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Россия икътисадый үсешенең мөһим бурычы - импортны алыштыру. Шуңа бәйле рәвештә Россиядә импортны алыштыру өлкәсендәге төп вакыйга – "Импортны алыштыру" Халыкара күргәзмәсе 2019 елдан Россия бизнесы өчен форматларны һәм мөмкинлекләрне киңәйтә һәм импортны алыштыру өлкәсендә "Проект лидеры" Бөтенроссия премиясен гамәлгә кую турында игълан итә. 


17
май, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы теләктәшлегендә узган II Республика эшкуарлык, финанс һәм кулланучылар грамоталылыгы олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды.

2019 елның 20 маенда эш эзләүче татарстанлылар "Эшуарлык эшчәнлегендә бизнес - планлаштыру" дип аталган бер атналык укыту циклына чакырыла.


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гебзе (Төркия) махсус зонасы җитәкчелеге белән Татарстанда индустриаль паркны үстерү проекты турында фикер алышты.

Кредит ярдәмендә Татарстан Республикасының Балтач районында 1000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән яңа сөт-тауар фермасы барлыкка киләчәк. Инвестиция проекты "Кызыл Юл" предприятиесенең җитештерү куәтләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча координация советы утырышында Татарстан Республикасында үзмәшгульләр хокукларын яклау турында сөйләде.

20-24 майда Казанда 2019 елда "Яшь профессионаллар" (Worldskills Russia) VII Илкүләм чемпионаты финалы узачак. "Эшкуарлык" һәм "Эшкуарлык Юниорлар" компетенцияләре буенча яшь профессионалларны әзерләүгә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кураторлык итә.

Урта һәм югары уку йортлары студентлары "Студентлар күзлегеннән социаль эшкуарлык" конкурсында катнашырга чакырыла.

Россиядә финанс грамоталылыгы буенча икенче зачет старт алды. 29 майга кадәр барлык теләүчеләр икътисад һәм акча-кредит өлкәсендә үз белемнәрен сыный ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International