Җитештерү һәм инновацион компанияләр өчен субсидия алуга гаризалар кабул ителә башлады

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2020-2022 елларга "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проекты кысаларында "Җитештерү һәм инновацион компанияләр төзү максатларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җитештерү мәйданнарыннан һәм биналарыннан ташламалы файдалануын тәэмин итү" юнәлеше буенча федераль бюджеттан субсидия алуга алдан гаризалар кабул итү башлану турында хәбәр итә.

Документлар 2019 елның 7 июнендә 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Документларны электрон почталарга җибәрергә кирәк: E.Muhametshina@tatar.ru һәм Alsu.Habibulina@tatar.ru

Элемтә өчен телефон: 524-90-45 (49) Хәбибулина Алсу Сергеевна, Мөхәммәтшина Эльвира Айратовна.

Гариза бирүчеләр өчен өстәмә мәгълүмат "Эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы" бүлегендә урнаштырылган.

Шунысына игътибар итәргә кирәк, барлык документлар комплектыннан башка гаризалар каралмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International